ИлГәрәй

Үзенчәлекле тавыш, берсенә берсе охшамаган җырлар һәм дә инде күңелне биреп башкару… Мәҗлесләр, туйлар оештыру һәм башкалар, һәм башкалар. Әлеге сыйфатлар бу җырчының иҗатына хас.

ИлГәрәй (ИлГарай) – Гәрәев Илназ Рәхимулла улы 1986 елның 28 маенда Казанда дөньяга килә.

2003 елда Казанның 149 татар-төрек лицеен тәмамлый һәм Татар Дәүләт Гуманитар Педагогика Университетының татар филологиясе факультетына укырга керә.

Кечкенә вакыттан ук төрле бәйгеләрдә катнаша.

Сәхнәгә беренче тапкыр Габделфәт Сафин программасы кысаларында 15 яшендә “яшь талант” буларак чыга.

Башта сәхнәдә үз исеме белән җырлый башлый, ләкин аны Илнар Гәрәев белән бутау сәбәпле, үзенә “ИлГәр” тәхәллүсен ала, соңыннан “Курай” радиосы тәкъдиме буенча аны “ИлГәрәй”гә үзгәртә.

2006 елда “Аңламый бит шуны йөрәк” дип исемләнгән беренче җыентыгын чыгара.

2010 елда ИлГәрәйнең “Күрмәгәнгә салышма” дип аталган җыентыгы дөнья күрә.

2010 елда Илназның тормышында мөһим вакыйга — туй була. Тормыш иптәше итеп Илназ Айгөл Абдуллинаны сайлый.

ИлГәрәй – яшьләрнең иң яраткан җырчыларының берсе, чөнки тавышыннан тыш, Илназ тамашычыларын җырларының мәгънәсе белән җәлеп итә. Бию хитларыннан тыш, Илназның репертуарында бик моңлы җырлар да бар, шуңа күрә аның иҗатын төрле буын вәкилләре яратып тыңлыйлар.

Бу мәкаләне түбәндәге сораулар буенча таптылар:

илгарай