Яңа мәкаләләр
Иделия
Артист турында:
Иделия (IDELIA) — Макарова Иделия Марс кызы – Казанда туган. Музыкаль гаиләдә үсә – әтисе композитор Марс Макаров, әнисе – Фирдания ханым – яшь чагында ансамбльда җырлады, абыйсы – Зөфәр Хәйретдинов – билгеле җырчы. Үзе Иделия мәктәптә укыган чакта ансамбльга, хореографиягә йөреде, төрле музыкаль инструментларда уйнады.
Иделия «Яшьляр тукталышы» программасында беренче выпускыннан башлап эшләде, анда ул музыкаль рубриканың алып баручысы иде.
Иделия бөтен нәрсәдә оригиналь булырга ярата, музыкада, ашамлыкларда – мөһим түгел. Ул башкарган җырлар татар эстрадасы өчен яңалык. Кемдер аны аңламый, кемдер үлеп ярата. Аның иҗаты белән төрле яшь егетләр-кызлар, еш кына татар телен белмәгәннәре дә кызыксына.
Иделия ның беренче җырлары инглиз телендә яздырылган иде. Мәсәлән, “Галәмгә” җыры баштан инглиз телендә булды, «То the moon» дип атала иде.
Клиплар: