КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Гвидо Даниэледан кызык бодиарт
Гвидо Даниэле гипер-реалистик рәссам буларак бик күп төрле реклама оешмалары өчен эшләгән. Ул үз методлары белән эшләп, бик кызык бодиарт техникасын уйлап чыгарды — кеше кулын кирәк итеп урнаштырсаң, анарда дөрес рәсемнәр ясагач, алар чып-чын һайваннарга, агачларга һәм калган әйберләргә бик тә охшаган булып чыгалар.
Әлбәттә, барысы да уңышлы булсын өчен, куллар бик сыгылмалы булырга тиеш, һәм рәсемнәр дә иң югары дәрәҗәдә ясалырга тиеш.









