Гульназ Сираева

“Алтын Барс” премиясенә лаек булган җырчыларның берсе ул. Һәр кешенең күңеленә “Кайтабыз да китәбез шул”, “Ходай үзе сакласын” һәм башка җырлары белән якын. Искиткеч моңлы, үзенчәлекле тавышы, гүзәллеге белән үзенә җәлеп итә. Үз репертуарыннан тыш халык җырларын да яратып башкара.

Халык моңын, халык рухын саклаучы Гульназ Сираева 1979 елның 5 ноябрендә Минзәлә шәһәрендә дөньяга килә.

Усеп җитеп мәктәпне тәмамлагач Казанга китә һәм Казан Дәуләт Культура һәм Сәнгать Университетының милли сәнгать факультетына укырга керә.

Мәктәптә укыган чакта Гөлназ “Сандугач керде күңелгә” бәйгесендә катнаша. Шул елдан башлап һәр ел саен төрле бәйгеләрдә катнаша башлый.

2004 елда Нефтекамск шәһәрендә үткәрелгән “Дуслык моңы” халыкара башкорт һәм татар җырлары фестивалендә лауреат була, шул ук елны Чувашиядә үткәрелгән “Урмай моңы” татар эстрада җыры бәйгесендә шулай ук лауреат була.

2004 елда профессиональ рәвештә сәхнәдә чыгыш ясый башлый, моңа кадәр Зөхрә Сахабиева, Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова кебек җырчылар белән гастрольләрдә чыгыш ясый.

2007 елда “Татар җыры” фествалендә лауреат исеменә лаек була.

2009 елда “Кайтабыз да китәбез шул” дип исемләнгән беренче альбомын чыгара.

Бугенге көндә Гөлназ Сираева уңышлы гына татар эстрадасында иҗат итүен дәвам итә. Җырлар яздыру, клиплар төшерү белән мәшгуль.

Бу мәкаләне түбәндәге сораулар буенча таптылар:

гульназ сираева скачать песни