КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Гример — эш кенә түгел, иҗат
Дуслар, сез хәтерләсәгез, без инде берничә тапкыр грим могьизалары турында язган идек. Грим һәм гримерлар ярдәме белән карт әбидән матур кызны, матур кыздан — егетне, ямьсез кыздан — матур кызны ясап була, теләсә кемнән матур кызны ясап була!
Ләкин грим ярдәме белән ямьсездән матурны гына түгел, киресенчә, матурдан ямьсезне ясап була. Кино төшерү өлкәсендә, гример эше — иң мөһим эшләрнең берсе (әлбәттә, режисердан соң 🙂 ). Менә, мәсәлән, зомби турында кинолар, яисә әкиятләр. Анда чып-чын зомбилар, убырлар төшми бит, гади,еш кына бик матур кешеләр, ә менә гримерлар алардан шәп куркыныч персонажларны ясый.





