КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Гранатны чистартырга бик җиңел
Дуслар, ә сез гранатны яратасызмы? Мин җиләк-җимеш турында әйтәм. Ул бик тәмле, ләкин үзен чистартырга җиңел түгел. Аның эчтәге ашлыкларын берәм-берәм бик озак ашарга була, куллар кызарая, ябыша башлый.
Ә шул ук гранатны икенче төрле ашап та була! Барлык эчтәлеген тәлинкәгә салып. Ләкин алар белән бик озак кайнашп утырып була. Ә без сезгә бүген бер сер ачарбыз. Бу сер — ничек гранатны бик тиз чистартырга!






