Google оешмасы үз аэропортын төзергә тели

Билгеле булганча, хәзерге вакыта Google үз аэропортын төзү мөмкинлеге белән кызыксына.
Бу гаҗәеп күренеш түгел, 2011 елда Google оешмасының үз 8 самолеты булган иде, ә хәзер күбрәктер дә.
Үз аэропорты турныда Google инде 2005 елдан ук уйлап тора.

Белгәнебезчә, Google аэропорты Сан-Хосе шәһәрендә (АКШ,  Калифорния штатында) булачак, һәм аның бәясе 82 миллион доллар. Проектны ясау һәм төзелеш өстендәге барлык эшләр белән Signature Aviation оешмасы шөгелләнә.
Бу чып-чын тулы кыйммәтле аэропорт булачак, ләкин ул бары тик оешма самолетларына гына хезмәт күрсәтәчәк.