Гомер китабы

Рәссам Дэвид Красока (David Kracov) «Чернобыль балалары» проектының мәрхүм директорына багышлап  скульптура ясарга тәкъдим ителгән иде. Шул искиткеч сәнгать әсәрен ясауга  Rabbi Yossi Raichik гомере илһам булды.

Ул берничә мең баланы Чернобыль шартлавыннан коткарган иде.  Бу металл скульптура  «Гомер китабы» дип атала, һәм монда ясалган һәрбер күбәләк коткарылган 2547 баланың берсен символ итә.