85 яшьлек герцогиня кияүгә чыга

Испаниянең иң бай хатын кызларының берсе — 85 яшьлек герцогиня Альба — кияүгә чыгуы турында хәбәр итте.

Бу мөнәсәбәтләр озак бара, ләкин сарай даирәсе аларның бергә булуына каршы килгән. Герцогиня гап-гади кешегә кияүгә чыга алмый бит. Үзенең мәхәббәте очен ул үзенең 3,5 миллиард евро бәялек байлыгыннан баш тартты, барысын да балаларына тапшырды.

«Альфонсога минем байлыгым кирәкми, анарга мин генә кирәк», — ди Альба.