Геометрик иллюзияләр

Швейцария рәссамы Феличе Варине «күләмле» геометрик рәсемнәрне ясый. Ләкин чынбарлыкта бу рәсемнәр бары тик оптика иллюзиясе. Феличе Швейцариядә туган, ләкин хәзерге көндә ул Парижда яши, һәм анда ук үзенең рәсемнәрен ясый.

Барлык рәсемнәре анаморфоз принципына нигезләнә — бу юри кәкрейтелгән рәсемнәр бары тик бер генә җирдән дөрес кыяфәтне ала. Бу принцип асфальт рәсемнәрендә еш кына кулланыла, ә Феличе аны интерьер һәм дизайн ягына кертте.