Гадәттән тыш зур краб

Дуслар, сез нинди зур краблар булганын күз алдыгызга китерә дә алмыйсыз! Сез «Алар кечкенщ генә булалар» дип уйласагыз — бик каты ялгышасыз, чөнки сез әле Тасмания крабын күрмәгәнсез!

Аның озынлыгы — 40 сантиметр, ә авырлыгы — 9 килаграмм! Аны бер балыкчы тотып алган, һәм британия аквариумына берничә мең фунтка саткан. Гыйлимнәр сүзләре буенча, бу краб тагын ике тапкырга зуррак үсә ала!