Гадәттән тыш тортлар

Сез туган көнегезгә гади тортны сатып алсагыз — сез үткән гасыр кешесе. Бүгенге көндә, 21нче гасырда модага гадәттән тыш әйберләр керә, һәм, әлбәттә, бу тортларга да кагылган. Кемдер үзе оригиналь итеп пешерергә тырыша, кемдер заказ ясый, ләкин гадәттән тыш тортлар инде бик тә популяр.

Алар өстәлдә дә гадәттән тыш нәрсә булып күренә, үзен ашарга да кызык, барлык кунаклар да шаккатып карап торыр. Бер әйтмешли, шәп нәрсә ул — гадәттән тыш торт!