КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Гадәттән тыш лабиринт
Лондонда гадәттән тыш лабиринт килеп чыккан. Ә лабиринтның үзенчәлеге менә нидә — ул тулысынча…китаплардан ясалган!
Лабиринт-күргәзмә исеме «aMAZEme».
Аның проекты авторлары — Бразилия артистлары Гюльтер Пюпо һәм Маркос Сабоя.

Барлыгы лабиринт төзелешенә 250 000 китап кирәк булган, алар арасында яңа да, инде кулланылган китаплар да бар.
Шунда килә торган кешеләрне төрле сюрпризлар көтәчәк — барлык төзелеш буенда төрле экраннарда әдәби цитаталар һәм иҗади образлар сүрәтләнер.
Шул лабиринт-күргәзмә тәмамлангач, һәркем үзе белән бер теләгән китапны алып китә алыр.



