Яңа мәкаләләр
Гадәттән тыш клавиатура
Гадәти клавиатурада йөздән артык каптырма бар. Һичшиксез, алар барысы да кирәк, ләкин күлланучылар барысын да бер үк ешлык белән басмыйлар. Мәсәлән, текстны бастырганда, төп сузыклар тартыклардан ешрак басыла. Ә Ctrl Alt Del сыман техник каптырмалар тагын да сирәгрәк кулланыла.

Шул сәбәп буенча кайсы тапкырмалар ешырак басылганын күрсәтә торган статистика да җыелган. Шул статистика нигезендә Майк Кнупфел (Mike Knuepfel) зур күләмле тапкырмалар белән булган клавиатураны ясарга булган. Кызык нәрсә килеп чыкты.

Иң еш кулланылган хәрефләр югарырак, ә сирәгрәк кулланылганнары — түбәнрәк булып ясалагн. Кызганычка каршы, гади яшәештә бу клавиатура белән кулланырга бик авыр, ләкин креатив ягыннан бу чынлап та шәп нәрсә.


