Гадәттән тыш аяк киеме полкасы

«J-me» исемле гадәттән тыш аяк киеме полкасы чынлап та кызык һәм бик тә үзенчәлекле. Безнеңчә, бу аяк киеме саклавы өчен бик тә уңайлы ясалма.
Гади аяк киеме полкаларынды сез, гадәттә, хәзер кия торган аяк киемнәрегезне саклыйсыз, ә сезон буенча туры килмәгәннәре тартмалада ята.
«J-me» барлык стереотипларны вата, һәм үзенчәлекле кызык ясалманы тәкъдим итә.

Чынлап та, барлык гади һәм таныш булган әйберләрдән бераз гына читкә китсәң, бик тә шәп әйберләр килеп чыга.
Шундый кызык аяк киеме полкасына аяк киеме борыннары белән тыгыла, ә үкчәләре һавада кала.
Туфлилар шахмат тәртибендә урнаша, һәм шулай минимум урын ала.