Фирзар Мортазин

Фирзар Мортазин

Артист турында:
Фирзар Мортазин сәхнәдә 90нчы елларда бик таныклы була, анныры соң озак вакытка югалып, 2004нче елларда яңадан сәхнәгә кайта. Белгәнебезчә, ул гомере буе туган Буа районында яшәп, бары тик 2003нче елда Казанга күчә.

Фирзар гомере буе музыка яза, җырлый, кайчак шигарләр дә яза. Кечкенә чагында, аның артыннан Казаннан килеп сәләтлә балалар интернатына чакыралар, ләкин әти-әнисе баланы жәлләп, аны җибәрмиләр. Фирзар Мортазин сигезенче сыйныфтан соң Лениногорск музыка училищесына белем алырга керә. Шунда ук педагагы Виталий Харитонович Кулинич белән таныша.

Фирзар Мортазин фикеренчә, сәхнә – бик кыбат нәрсә. Һәркем анда җырлый алмый. Сәхнәгә чыар өчен син яисә администрация җитәкчесе хатыны, яисә тугны булырга тиешсең. Яшь җырчыларга бу хәлдә бик тә авыр.

Фирзар Мортазин сүзләре буенча, аның кызы Чулпан да музыка белән бик кызыксына, әлбәттә, сәләтле әтидә – сәләтле бала. Хәзер ул кызы өчен җырлар яза.

Клиплар: