Финни исемле йорт жирафы

Бер вакытта, Көньяк Африкадагы йортларның берсендә Финни исемле жираф яшәгән иде.
Хуҗасы сүзләре буенча, ул буена өч метр булган иде, ә үзен кечкенә көчек сыман тоткан — үз исеменә чакырып алынган һәм уйнарга яраткан. Шулай ук ул баш киемнәрен кияргә яраткан.

Бу жираф МакРей гаиләсендә ике ел торган, бәхетсезлек килеп чыкканчы. Кечкенә Финни агулы чирәмне ашаган, һәм анарга булыша алмаганнар.

Ләкин аның белән яшәгән кешеләр аны гел искә төшерә һәм иске фотоларны карарга ярата.