Яңа мәкаләләр
Финляндия 2011нче елда Татарстанда виза үзәге ачарга җыена.
Бу көннәрдә Дмитрий Медведев чакыруы буенча Россиягә официаль визит белән Финляндия президенты Тарья Халонен килеп китте. Россия президенты белән булып узган пресс-конференциядән соң, Халонен ике ил арасында визасыз режимга күчәргә әзер булуын, шулай да әлеге күчеш юлының җиңелләрдән булмаячагын билгеләп үтте.

2011нче елның март аенда Казанда яңа виза үзәге ачылачак. Бу хакта Финляндия президенты Тарья Халонен Россиягә официаль визиты барышында белдерде.
Россиягә официаль визит белән килгән Тарья Халонен, унынчы ноябрь көнне Казанга килде. Татарстан башкаласында ул республика президенты Рөстәм Миннеханов белән очрашты. Очрашуда экономика һәм гуманитар өлкәдә хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре хакында сөйләшенде.
«Кешеләрнең бер-берсе белән аралашуларын берни дә алыштыра алмый. Шуңа күрә дә әлеге мөнәсәбәтләр тыгызрак, уңайлырак булсын өчен без монда, Казанда, киләсе елның март аенда Финляндия Виза Үзәге ачачакбыз. Әлеге Үзәкнең ачылуы алга таба безнең илләр арасындагы элемтәләрнең ныгуына китерер», — дип хәбәр итте Тарья Халонен журналистларга.
