Филипп Осентон кулында 51 бокалны тотып калдыра алган

Бер саксыз керсенү, һәм идәннәрне себерергә кирәк, ә бераз гына селкенсәң идәннәрне бик тә озык себерергә кирәк булыр.
Ләкин Филипп Осентон селкенмәде дә, суламагандыр да, чөнки ул бер кулда тотып калдырган бокаллар саны буенча дөнья рекордын ваткан һәм яңа рекордны куйган.

Ул бер кулында 51 бокалны тотып калдыра алган, ә элекеге рекорд — бары тик 39. Филипп Осентон 43-яшьлек Британиядә яши торган шәраб консультанты, ләкин хәзер ул Пекинда эшли.  Аның сүзләре буенча, ул бу «сәнгатькә» Лондондагы Ritz һәм  Savoy рестораннарында  төп сомелье булып эшләгәндә өйрәнгән.