«Фәрхәт һәм Фәрхәд»нең туган көне!

15 май гап-гади көн түгел, бу көнне «Фәрхәт һәм Фәрхәд»кә 1 ел туа! Күз алдыгызга китерәсезме? БЕР ЕЛ! Татарлар яшәешендә бу проект бомба сыман шартлады — хәзерге көндә барлык кызлар һәм егетләр кызык һәм шул ук вакытта туган телдә бара торган тапшыруны карый ала. ЭБу бит, һичшиксез искитәрлек нәрсә.

Әлбәттә, һәр туган көнне бәйрәм итәләр, һәм Ислам белән Байбулатта үзләренең проекты туган көнен бәйрәм итми калмыйлар — 15 майда «Желтая кофта» кафесында Бишмәки концерт узачак. Килегез, күңел ачыгыз, дуслар 🙂