Faralli & Mazzanti суперкар машинасы Evantra

Яхшы һәм матур машиналар яраткан кешеләр өчен яңалык. Faralli & Mazzanti яңа машинаны чыгаралар! Бу суперкар Evantra.

Evantra агрессив стильдә ясалган, һәм кыяфәте белән бетмобильгә охшаган.  Машинада кулланылган материаллар: рамасы алюминийдән, кузов панелләре из алюминий яки копозиттан, сезнең теләгегез буенча. Шулай ук двигателен дә сайлап була: 403 һәм 603 ат көче. Автомобилнең авырлыгы 1200 кг тирәсендә, 3,7 секунд эчендә тизлеге 100 км/ч җитә.

Беренче машина 2012нче елның җәендә көтелә.