«Евровидение-2011″дә татар малае җиңде

“Евровидение-2011” конкурсы үтүгә, инернетны бер яңалык шаккатырды. “Ell & Nikki” төркеме солисты Эльдара Гасымов — татар егете икән!

22 яшлек “Евровидение” җиңүчесе, музыкаль белеме булмавына карамастан,  Азербайджанда милли герой. Егетләр җиңгәч, бөтен Азербайджан шатланды.

Ә Эльдар Гасымовның дәү әнисенең әнисе – татар кызы булуын белүгә, Татарстан да шатлана башлады.

Марзия Даутова – әбисе, Астрахан татар мәктәбендә укытучы булып эшләгән, драм кружокта чыгыш иткән. Ә бабсы Азербайджаннның халык артисты Аббас Мирза Шарифзадэ гастролләр белән Астраханга килгән. Марзияне куреп гашыйк булган да, аны Бакуга алы киткән.

Эльдар сүзләре буенча, ул һәр ел сабантуйга килә, ә әбисе анарга “Мин сине яратам, кил монда”, дип дәшә. Аның планнарында – татар телендә җыр башкарырга.