Эри торган кешеләр

Экология сораулары бугенге көнгә бик тә мөхим, һәм, әлбәттә, бу проблемага төрлечә игътибарны тарталар. Күтәрелгән сораулар да, игтибарны яулау юллары да төп-төрле була ала. Менә, мәсәлән, глобаль җылыту проблемасы. Аның турында әйтмәгән кеше юктыр, ләкин иң шәп рәвештә игътибарны рәссам Неле Азеведо яулаган.

Бразилия рәссамының «Эри торган кешеләре»  Берлинда урнашкан Жандарменмаркт мәйданында утырганнар. 1000 боздан ясалган кеше глобаль җылыту нәтиҗәләре турында кисәтергә тиеш иде. әлбәттә, барлык «кешеләр» эреде, ә рәссам Кыргый хайваннарның халыгара фондыннан гран-при алды.