Елмая торган маймыл үзен фотога төшерде

Индонезиядагы бер маймыл үзенә фотосессия ясап танылды. Саяхәтче һәм фотограф Дэвид Сейлер Индонезия урманнарында кара макакаларны очратты. Фотограф фотоаппаратын ташка урнаштырып берничә минутка гына китеп алды.

Кара макакаларның берсе үзенең чагылуын линзада күреп, фотографның камерасын алып, үзен берничә тапкыр төшереп алды.

Штавта торган камераны алып, маймыл, үзен фотога төшерә башлап,  хәзерге заман технакасы маймыллар кулынла да бик шәп эшләгәнен исбат итте.

Камераны кулына тотуга, маймыл тешлрен күрсәтә башлады. Күресенчә, ул үз үзен гомерендә беренче тапкыр күрде.

Хайваннар сүрәтләре өчен алган премияләр хуҗасы, 46 яшлек Дэвид Слейтер, үзенең фотокамерасын кире алырга тели.