Дрина елгасында урнаша торган йорт

Сербиядәге Дрина елагасында уникаль төзелеш бар — кыядагы йорт. Аның хәзерге хуҗасы сүзләре буенча, бу йортны ул дуслары белән 1968 елда төзегән, һәм баштан йорт саклагыч булган иде.

40 ел элек егетләр кояшта ятарга һәм ял итәргә мөмкин була торган урынны эзләгәннәр. Ярдан ерак түгел булган кыяны күргәч, алар анарга кадәр йөзеп, шунда ял иткәннәр. Аннары соң, кояштан качар өчен, шунда берничә тактаны урнаштырганнар. Ә киләсе елга шулай ук диварларны һәм түбәне урнаштырганнар.

Бу йорт турында бик озак вакыт дәвамында Байина Баста шәһәре яшәүчеләреннән кала беркем дә белмәгән иде. Бары тик фотограф Ирина Беккер шул йортның фотосын National Geographic журналында урнаштыргач, бу йорт бөтен дөньяга билгеле булган.