Дөньядагы иң зур сабын куыгы

Дөньядагы иң зур сабын куыгына 118 кеше сыйды.

Пекинда Галлазион шоуында канададан килгән Ян Фан сабын куыгына 118 кеше кертеп дөнья рекордын куйган. Иң зур сабын куыгының озынлыгы 47 метр, буйлыгы 4 метр.

Ян Фан гомере буе сабын куыгыннан кызык кабатланмаслык әйберләр ясап, бөтен дөньяга билгеле. Ул специаль нәрсә уйлап чыгарган,аның ярдәме белән  торле форма һәм төрле зурлыклы куыкларны ясый ала.