КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Дөньядагы иң зур кар бабай
Дөресен генә әйткәндә, бу кар бабай түгел, бу — кар кызы.
Ләкин аның зурлыгында шикләнергә туры килми — бу дөньядагы иң зур кардан ясалган кеше.
Аның югарылыгы 37 метр, ә куллары урынына урта буйлы агачлар.

2008 елның февралендә Бетель шәһәрендә(США), ике атна эчендә дөньядагы иң зур кар бабаен ясаганнар, ләкин аның «йөзе» хатын-кыз йөзенә охшаган, һәм анарга «Olympia SnowWoman» исемен бергәннәр (Олимпия Кар Кызы). Аның официаль сайты да бар икән, анда аның блогы, фотографияләре, ясау тарихы һәм башка мәгълүмат.
Бу кар кызы бары тик июнь уртасында гына эрегән!




