Дөньядагы иң зур йорт куяны

Дөньядагы иң зур куянның буе 1 метр 20 сантиметр.
Анарга туры килгән исем дә кушканнар — Дарий Континенталь Гигант.
Иң кызыгы, хайван һаман да үсә бара! Аның хуҗасы Анетт Эдвардз фикере буенча, ул әле 6 ай буена үсәргә тиеш.

Йорт куяны көненә 12 кишер, 6 алма һәм 2 кәбестә ашый.
Хуҗасы сүзләре буенча, ул бик йомшак, һәм ни өчен шулкадәр зур булып үскәне билгесез.
Беләсегез килсә, бу метрдан артык буйлы булган дөньядагы беренче йорт куяны!