Дөньядагы иң зур глобус

“DeLorme” исемле инновационн картографик оешма үзенең мөмкинлекләрен күрсәтергә теләп, зәңгәркүк планетабызның әйләнә торган өч үлчәүле моделен ясаган.

Шул 12,6 метрлык диаметрлы инсталляция, Гиннесс рекордлары китабы вәкилләре сүзләре буенча, дөньяда хәзерге көннәрдә булган барлык глобусларның иң зурысы дип санала.

Әле 1998 елда ясалган зуп-зур шар Ярмут исемле америка шәһәрендә “DeLorme” штаб-квартирасының иркен павильонында урнашыла. Глобус каркасы җиңел алюминий торбалардан ясалган, ә өслегендә специаль панелләр урнашкан. Шул панелләрдә глобаль картаның 792 өлеше күрсәтелгән. Шул рәвештә, бу инсталляция орбитадан ачыла торга планетабызның күренешен тасвирлый.