Дөньядагы иң зур чәчәк

Малай архипелагы утрауларында – Суматрада, Калимантанада һәм Явада – чын тәбигый могъҗизаны очратып була:  Раффлезия Арнольди исемле дөньядагы иң зур чәчәк.
Үз исеме белән ул аны ачкан кешеләргә рәхмәтле: офицер Раффлзга һәм ботаник Арнольдка. Ләкин монда яши торган кешеләр бу чәчәкне  «бунгапатма» яки «лотос чәчәге» дип атыйлар.

Бу гадәттән тыш чәчәкнең яфраклары да юк, тамырдлары да юк, Һәм ул үзе яшәешенә кирәкле органик мәтдаләрне яыгара алмый.
Шуңа күрә зуп-зур чәчәк узагачка үзенең озын җепләре белән кереп лианаларда паразитлана.