Дөньядагы иң зур бассейн

Отелләрдә ясалган бассейннар диңгезгә кермичә диңгез суында көенырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә, күп шәп бассейннар диңгез буенда урнашкан. Ләкин алар барыбер диңгезне алыштыра алмыйлар шул.

Ә менә бу бассейн диңгезне дә алыштыра ала! Дуслар, бу — дөньядагы иң зур бассейн Чилида, Сан Альфонсо де Мар курортында урнаша. Аның озынлыгы — 1013 метр,  зурлыгы — 8 гектар, ә ченедә 250 миллион литр су!

Бу бассейн шулкадәр зур булуга, анарда көймәләрдә, яхталарда, катамараннарда да йөзеп була. Аны нәкъ океан ярында төзегәннәр, шуның сәбәбе — акулаларның бик зур саны.