Дөньядагы иң зур авыз

Дөньядагы иң зур авыз Франциско Доменик Джоаким (Francisco Domingo Joaquim) исемле егеттә. Ул авызын шаккатырлык зурлыкка кадәр ача ала! Ә менә ябылган авызы белән ул гап-гади кешеләрдән аерылмый. Ләкин авызын ачса — анда лампочкадан да зуррак әйберләр сыя алганы аңлашыла.

Керә генә түгел, җиңел итеп чыга да! Ләкин бу әле бөтен нәрсә түгел, казналыгын зур итеп ачудан кала, ул әле иреннәрен дә искиткеч итеп тарта ала. Әлбәттә, бу егет Гиннес рекордлары китабында да бар.