КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Дөньядагы иң тавышсыз урын
Американың Миннесота штатында дөньядагы иң тыныч, иң тавышсыз бүлмә бар. Бу бүлмә барлык тавышларның 99,99 процентын камый. Шул бүлмәдә 45 минуттан артык утыра алган кешеләр юк иде әлегә.

Искиткеч тынычлыкка ирешер өчен, бүлмәдә стекловолокналы акустик платформалар (аларның калынлыгы 1 метр), изоляцияләнгән корычтан ясалган ике катлы диварлар һәм 30 сантиметрлык бетон кулланылган.

Бу бүлмәдә, гадәттә, төрле оешмалар үзенең яңа әйберенең тавышын тестлый. Ә менә гади кеше өчен, бу бүлмә — авыр сынау.


