Дөньядагы иң стильле бомж

Дуслар, күз алдыгызга китерә аласызмы? Стильле бомжлар да бар икән! Һәм бу чынлап та шулай — бу егет гел модача киенгән 🙂 Беләсегез килсә, иң гламурлы бомж мода башкаласы Парижда түгел, ә Кытайда яши.
Си Ли Гэ бик яхшы барлык мода агымнарын тоя, ләкин ул монарда акча эшләргә тырышмый да.

Журналистлар һәм фотографлардан ул читтәрәк йөри, һәм үзенең бомж яшәеше белән бик тә канәгать.
Кытайлар аны Стильле Энекәш дип атыйлар, ә бөтен дөнья аның искиткеч киемнәренә гаҗәпләнә, чөнки Си Ли Гэ мода күргәзмәсеннән чыккан кебек күренә.