Дөньядагы иң озын буйлы кыз

Элисан-да-Курус Сильва  Бразилиядә 1995 елда туган, һәм матур таза булып үскән.
Бердән бер «кимчелеге» аның озын буенда булган — ул үз яшләре өчен бик югары булган.

Мәктәптәге укуы башыннан ук ул барлык сыйныфташларыннан зуррак булган, ә 14 яшендә мәктәптәге иң югары буйлы кыз булган.
Хәзер анарга 17 яшь, аның буе 2 метр 5 сантиметр, һәм, әлбәттә, ул модель булырга тели. 🙂

Кызга бары тик 17 яшь, һәм ул, могаен, әле тагын үсәчәк.
Шундый югары буе Элисанга шәхси мөнәсәбәтләрне төзәргә бердә комачауламый.
Аның 22 яшьлек егетен аның буе бердә куркытмый, киресенчә, ул Элисан белән горурлана.