Яңа мәкаләләр
Дөньядагы иң кыйбат ашамлыклар
Нинди генә ашамлыклар дөньяда булмый! Гап-гади барыбызга да таныш әйберләрне искиткеч нәрсәләр белән әзерләп, иң кыйбат ашамлыкны ясап була. Без сезгә иң кыйбат ашамлыклар турында сөйләргә булдык.
1. Пилмәннәр. Алар иң кыйбат ашамлыклар арасында 1 урында! Иң кыйбатлары Бронкста «Golden Gates” ресторанында. Аның эчендә өч төрле ит, факел балыгы бизе һәм лосось. Ул зәңгәр төсле.

2. Ак трюфель. Ул берәмләп аукционнарда сатыла.

3. Кара шоколад Chocopologie by Knipschildt.

4. Бәрәңгенең «La Bonnotte” төре. Ул 500 евро тора, һәм аның искиткеч назлы тәме аны калган бәрәңгеләрдән аера.

5. Уылдык. Гадәттә, кызыл, кара, яки соры уылдык кыйбат дип санала, ләкин иң кыйбаты «Алмас» исемле уылдык. Бу белуга-альбинос уылдыгы.

