Дөньядагы иң карт марафончы

Һәр ел Гонконгта «Standart Chartered Hong Kong Marathon» исемле спорт бәйгесе уза. Нәкъ менә шул марафонда дөньядагы иң карт марафончы, Фауджа Сингх, катнашкан.
Ул 10 километрлык араны 1 сәгать 33 минут һәм 28 секунд эчендә үтте.
Ә бит быелның апрелендә анарга 102 яшь тулачак!

Олы спортчы Индиядә туган, ләкин хәзер Лондонда яши. Аның санында күп төрле дөнья рекордлары бар — алар барысы да «90 яшь һәм олырак» и «100 яшь һәм олырак» категорияләрендә.
Ләкин ул Гиннесс китабына эләкмәгән, чөнки аның туу таныклыгы күптән югалган, һәм аның яшен исбатлап булмый.
Фауджа Сингх башка спорт бәйгеләрендә катнашырга җыенмаса да, ул көндәлек 15 километрлык чабышлардан баш тартырга уйламый!