Дилә Нигъмәтуллина

Кош булып талпынасы, биеклеккә очасы килгән кешеләр бик күп дөньяда, ләкин әлеге сүзләрне тәгаен: “Кош була алырмын ахры кабат туып кына…” дигән сүзләрне ишеткәч, күз алдына бары тик бер генә җырчы килеп баса. Тавышы белән тынычландыручы, күңелгә сихәт өстәүче җырчы Диля Нигматуллина (Дилә Нигъмәтуллина) турында булыр киләсе язмам.

Дилә Нигъмәтуллина 1981 елның 26 маенда Марий Эл Республикасы Мазарбаш авылында дөньяга килә. Балалар бакчасында ук аның музыкаль сәләте күренә башлый. Музыка белән Дилә 9 сыйныфта, “Ак җилкәннәр” ансамбленә (ансамбльнең өлкән солистларының берсе булып Диләнең абыйсы Булат Нигъмәтуллин тора) чакырулы булгач, шөгыльләнә башлый.

Мәктәпне тәмамлагач Дилә Марий Эл Дәүләт Университетының экономика факультетына укырга керә. Уку белән беррәттән төрле бәйгеләрдә катнаша, музыка белән шөгыльләнүен дәвам итә.

1999 елда Дилә Казанда үткәрелгән “Ягымлы яз” бәйгесендә катнашып, I урын ала. Университетта бер ел укыганнан соң, Дилә тормышын тулысы белән эстрада сәнгатенә багышларга уйлый һәм Казан Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгать Институтының вокал бүлегенә укырга керә. Монда Дилә үзенең якын дусты Альбина Апанаева белән таныша.

Институтта укуының беренче елында ук Дилә төрле фестивальләрдә катнашып җиңүләр яулый башлый. 2000 елда “ Беренче курс студентлары көнендә” II урын ала, ә Йошкар-Олада үткәрелгән “Татар җыры” Республика бәйгесендә I урынга ия була. 2001 елда “Урмай моңы” фестивалендә Дилә янә җиңүче була. Өченче курста укыганда ул Йошкар-Ола шәһәрендә үткәрелгән “Белая акация” бәйгесендә катнашып, дипломант исеменә лаек була.

“Ягымлы яз” бәйгесе лаурентлары концертыннан соң Нәфкать Нигъмәтуллин продюссеры Диләгә алар белән Башкортстанга гастрольләргә барырга тәкъдим итә.
Радио һәм телевидениедә Дилә Нигъмәтуллина исеме 2003 елдан яңгырый башлый. 2004 елда Диләнең “Бәллүр савыт” дип исемләнгән композициясе дөнья күрә, шул ук елда әлеге җырга клип төшерелә. 2004 елда Дилә шулай ук “Йолдызлар фабрикасы”нда катнаша һәм үзенең “Аңлашырга иде…” җырын Салават Миннеханов белән башкара.

2004 елда Дилә Нигъмәтуллина КДМСИ тәмамлый һәм Казанның Икътисад, Сәясәт һәм Хокук Институтына маркетинг һәм менеджмент бүлегенә укырга керә. Декабрьдә исә аның “Бәллүр савыт” дип исемләнгән беренче җыентыгы дөнья күрә. Ә 2005 ел башында хит-парадларда, радиода һәм телевидениедә аның “Ком сәгате” җыры яңгырый башлый.
Дилә Нигъмәтуллина “Татар җыры” фестивалендә бик күп еллар рәттән (2003, 2004, 2005, 2006, 2008) лауреат була.

2005 елда Дилә абыйсы Булат Нигъмәтуллин белән “Абый белән сеңел” дуэтын яздыралар һәм икәү бергә сольный концертлар белән Татарстанның төрле шәһәрләрендә һәм районнарында чыгыш ясыйлар.
2005 елның августында Дилә үзенең якын дусты Альбина Апанаева белән “Бәхет икебезгә берәү” дуэтын яздыра. Ә шул ук елның сентябрендә Дилә Нигъмәтуллинаның беренче сольный концерты булып уза.

2007 елның 3 гыйнварында Дилә Нигүмәтуллина белән танылган композитор-аранжировка ясаучы Марат Мухин белән никахлары була.
2007 елда шулай ук Диләнең “Таба алмассың яхшыракны” дигән тагын бер җыентыгы чыга.

Дилә Нигъмәтуллина тамашачыга шулай ук актриса ролендә дә билгеле. “Әтәчсез иртә ни китерә?” һәм “Күкләр никахы” кыскаметражлы фильмнарында ул төп рольләрнең берсен башкара.
2010 елда Диләнең “Мәхәббәткә рәхмәт” дигән җыентыгы дөнья күрә, шул ук елның декабрендә Дилә “Йөрәгем” һәм “Син булсаң” җырларына бер-бер артлы клиплар төшерә.

Дилә Нигъмәтуллина – татар эстрадасын үзенең моңлы, ягымлы тавышы белән тетрәндергән җырчыларның берсе. Аның җырларын тыңлаганда күңел тынычланып китә хәтта, күңелдә ниндидер тынычлык, бәхет хисе хөкем сөрә башлый. Кеше күңеленә үтеп керә алган икән, димәк җырчы дөрестән дә Йолдыз исеменә лаек инде!