Яңа мәкаләләр
Coca-Cola — иң алмаштыргысыз эчемлек
Coca-Cola бик зарарлы эчемлек икәнен һәркем белә. Ләкин аның файдалы яклары да бар, дуслар. Аның белән теләсә нәрсә нәрсә эшләп була, эчәргә генә ярамый.
Аның ярдәме белән тәрәзәне чистартырга, тапларны чыгарырга, бакчадагы корткычларны үтерергә була! Нәрсәне генә Coca-Cola эшләми. 🙂
1. Тутыкларны бетерә.
Төнгә тутыклар белән капланган әйберне Coca-Cola эчендә калдырсагыз. иртә белән яхшы итеп сөрткәч, тутыклардан бер эз дә калмас.

2. Тәрәзәне чистарта.
Автомобиль тәрәзәлерен бигрәк тә яхшы чистарта. Ләкин Coca-Cola белән юган тәрәзәне шулай ук юеш чүпрәк белән сөртеп алырга кирәк. Тәрәзәдә шикәр калмас өчен.

3. Маринад була ала.
Итне яки тавыкны кыздырганчы, аларны Coca-Cola эчендә бераз тотарга була. Шикәр ярдәме белән ул шәп кабык белән кызар, ә лимон серкәсе яхшы тәмне бирә.

4. Обезболивающее буларак кулланыла.
Медуза тешләгәндә ул бик яхшы ярдәм итә. Аны эчәргә түгел, тешләү урынына түгәргә кирәк.

5. Чистарта торган нәрсә булып эшли.
Coca-Cola кәстрүлләрне бик яхшы чистарта.

6. Киемнән тапларны чыгара.
Аны гади порошок белән катыштырырсагыз, төп-төрле тапларны чыгарырга була.

7. Пестицид булып эшли.
Бакчагызда проблемалы җирдә Coca-Cola белән чашканы куйсагыз, барлык бөҗәкләр аның эченә кереп, беркайчан да чыкмаслар.

