Чын русалка

50 яшлек Надя Весси, Яңа Зеландиядән, ике аягы деффекты белән туды. Нәтиҗәдә ике аягын да ампутацияләгәннәр. Ләкин, бернигә дә карамастан, ул йөзү белән шөгелләнә башлаган. Бер көнне, Надя диңгез буенда утырган чакта бер малай анардан «Ә ни өчен синең аякларың юк?»дип сораган. «Чөнки мин русалка», — дигән Надя.

Бу фикер анарга үзенә бик ошаган, һәм ул үзенә койрыкны ясарга булды. Койрык билгеле оешмада Weta Workshopта заказланган. (Алар төрле кинолар өчен костюмнар ясыйлар, мәсәлән «Аватар» өчен).  Хәзер Надя койрыгы белән күңел генә ачмый, триалтонда да катнаша.