Черкиләрне якын китерми торган исләр

Җәйне барысы да түземсезлек белән көтә, ләкин җылы көннәр белән черкиләр дә килә. Ә черкиләр бөтенләй кызык нәрсә түгел. Ярый әле бары тик тешләсәләр, бераз кычытыр да бетәр, ә нинди дә булса авыруны китерсәләр? Шундый хәл килеп чыкмасын өчен без сезгә аларга комачаулый торган исләрне тәкъдим итәбез!

1. Челтәр лампада буга әйләндерелгән 100 гр камфара яки валериана иң зур булмәне чебеннәрдән һәм черкиләрдән бушата.

2. Шомырт яки миләш яфракларын  вак кисеп, тәннең ачык җирләренә сөртсәгез — сезгә бернинди дә черки  куркыныч булмас.

3. Канәфер чәчәге, базилик, әнис һәм эвкалипт эфир майлары: яки шәмгә/каминга/учакка/табага берничә тамчыны салырга, яки су белән булгатып тәннең ачык җирләренә сөртергә.

4. Аю баланының  яңа ботаклары черкиләрне томат яфраклары исе кебек куркыта.

5. Тәбигатьтә утырырга җыенсагыз, учакка артыш ботакларын ташлагыз.

6. Кедр мае исе черкиләрне генә түгел, шулай ук чебеннәрне һәм тараканнарны да куркыта.