Бушлай PR

Социаль челтәрләрдә бүген гади кешеләр белән беррәттән «йолдызлар» да «В контакте» чире белән авырый. 5 кенә минутка кереп чыгам диеп, сәгатьтән артык вакытны әрәм итә торган контактта, татар шоу- бизнесында популяр булган биш ир-атның дуслар рейтингын билгеләргә булдык. Ягъни, күршедә нинди хәлләр икән, тикшерик! Безнең «кул астына» 20.00дә онлайнда булган иптәшләр эләкте.



Кыскалыкта осталык дигәндәй, димәк, дуслары саны буенча беренчелекне Ильназ Сафиуллин алып тора (9992 дус), икенче урында Әбри Хәбриев (9985 дус). мөгаен аларны үзенчәлекле тавыш, симпатия, тел осталыкларыннан кала, «Барс»та теркәлүләре дә, интернет дуслар санының геометрик прогрессия юлы белән үсүндә зур роль уйныйдыр. Өченче урында исә Зөлфәт Зиннуров (9144 дус) тора. Аңа кияүгә чыкмаган кызлар, балга ябышкан кырмыска кебек «добавлятся» гына итеп торалар. Ә татар Биланы Салават Миннеханов белән Булат Зиганшин исә, әлегә дуслары саны буенча беренче өчлеккә эләгә алмадылар, әллә интернетта сирәк утыралар, әлә продюссерлык үзәкләре тиешенчә пиарламыйлар?…:)