Британиядә яши торган эткә 100 яшь тулган

Озын гомерле эт күптән түгел генә үзенең эт гомерендә бик зур билгене атлап чыккан — анарга 22 яшь тулагн.
Великобританиядә Тьюксбери шәһәрендә яши торган аның хәзерге хуҗасы Марк Барсби Дейзи исемле джек-рассел-терьерны 1993нчы елда приюттан алган иде. Шул чакта эткә ике ел булган.

Белгечләр саннары буенча, 22 еллык эт гомере кешенең 100 елык гомере белән беррәттә тора.
Дейзи хуҗасы фикеренчә, этнең озын гомеренең сере бик җиңел — ул регуляр озак итеп паркта чабып тора һәм ул фабрикада әзерләнгән махсус этләргә дигән ашамлыклардан баш тарта, бары тик өйдә әзерләнә торган ашамлыкларны гына ашый.