Брэд Питтның яңа мотоциклы

Голливуд актеры Брэд Питт үзенең  мотоцикллар коллекциясен эксклюзив экземпляр — рәссәй  Урал «Турист» исемле коляскалы мотоциклы белән тулыландырды. Анарда ул инде улы Мэддокс белән йөреп тә алды.

Брэд Питт мототехникага битараф түгел шул. Аның гараженда- берничә скутер, яңа һәм раритетлылары да бар, берничә круизер, мотоцикл BMW R1150GS Adventure, бер-ике  Ducati, алар арасында уникаль Ducati Monster 1100S Titanium да, берничә оригиналь кастом (заказга ясалган мотоцикллар), бер Suzuki, бер Triumph һәм бер-ничә гади классик мотоцикл. «Минемчә, егетттә беркайчан да әз мотоцкллары була алмый!», — ди аның хатыны Анджелина Джоли.