Бозлы чәчәкләр

Арктикада искиткеч матур күренеш бар — бозлы чәчәкләр.
Шулай галимнәр берничә сантиметрлык кристалларны атыйлар.
Алар нәзек бозның өстендә барлыкка килә.
Бозлы чәчәкләр төрле юллар белән килеп чыга.

Беренчесе — су юешдымлы һавадан кристалларга әйләнә. Нәкъ шулй ук бәс килеп чыга. Икенче юл — тозлы су боздан парга әйләнә, һәм аның өстендә тоз кристаллары җыела.
Шулай ук бик кызык фикер бар. Арктиканың иң матур күренешләре поляр бозлар структурасының глобаль үзгәрешләре аркасында килеп чыга.  Бозлы чәчәкләр бары тик саф, яңа бозда «үсә».