КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Бик шәп бүләк!
Бүләк сайларга, минемчә, иң авыр нәрсә. беренчедән, син сюрприз ясарга тиеш, ә кешене бүгенге көндә гаҗәплендерергә бик тә авыр. Икенчедән, бүләгең кешегә ошармы юкмы — билгесез. Һәм, әлбәттә, өченчедән, нинди генә бүләк булмаса да, ул файдалы булырга тиеш. Шул өч сыйфатлы бүләкне табарга бик авыр.
Ләкин Америкада бик шәп бүләк фикерен уйлап чыгарганнар. Печеньедан кеше портретын ясап үзенә бүләк итәргә! Ризалашыгыз, шундый бүләк бик кызык, оригиналь, һичшиксез дустыгызны гаҗәпләр, һәм ул файдалы да — аның белән яхшылап кына чәй эчеп була!







