КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Бик озын телле эт
Төрле хайваннар төрле рекордлар куя. Иң озын буйлы мәче, иң кечкенә эт, иң озын эт, иң авыр елан… Дөресен генә әйткәндә, һәр хайван иң-иң була ала, ләкин аерым якта гына. Менә, мәсәлән, бу эт Гинесс рекорд китабында юк, ләкин аның да аермасы бар — аның иң озын теле 🙂
Әлбәттә, анардан да озынрак телләр дә бардыр, ләкин алар билгеле түгел, шуңа күрә без бу этебезне иң озын телле эт итеп калдырабыз. Анарга бу теле яшәргә комачауламый дип уйлыйбыз.



