Бик каты татуланган бабай

Томми Виллсның (Tommy Wells) дәү әтисе Великобританиянең иң татуланган кешесе дип саналган.
Аның тәненең һәр миллиметры тату белән капланган, аларның саны бер меңнән артык!

69-яшьле ир кеше үзенең хоббиена 52 елны әрәм иткән. Хәзерге көндә татулар аның битен, колакларын, кулларын, аякларын, аркасын, күкрәген, муенын, иреннәрен һәм шулай ук интим урыннар да капланган.

Аның соңгы татусы берничә ай элек ясалган.