Бигрәк юан мәче

Спанч Боб исемле юан мәченең авырлыгы 14,9 килограмм. 9 яшьлек мәче Нью-Йорктагы Animal Haven приютында яши. Приют караучылары аны диетага утыртыртканнар, һәм ул ябыгыр дип өметләнәләр.

Алар бары тик апрельдә башлаганнар иде, һәм хәзерге көнгә мәче 3 футка ябыккан. Хәзер ул үзе йөри, һәм җеп артыннан чаба ала, ә баштан бу аның өчен бик тә авыр булган иде шул. Ләкин үзен үзе юар өчен ул әле барыбер бик тә юан, шуңа күрә аны приют эшчеләре юа.