Яңа мәкаләләр
Беренче курс студентлары көне
20.10.10 — гадәттәгечә УНИКС ның Зур залында буш урыннар калмаган иде инде. Үзләренең “хезмәттәшләре” өчен җан атарга беренче курс стундетлары гына түгел, шулай ук аларның олырак һәм дә башка уку йортларыннан да дуслары килгәнәр. Мәҗлес кызыклы булырга ошаган иде һәм шушы бәйрәм башындагы интрига гаять мәҗлеснең ахырына кадәр һәрбер тамашачының күңелендә калгандыр.
Әлеге кичәне экономика факультетының “Калликория” бию төркеме дәртле биюләре белән башлап җибәрде. Төрле музыкаль инструментларда яхшы уйнауларын юридик факультетның “Mix” төркеме бәян итте.

Химик факультетының сәнгать төркеме тамашачыларны “Тулай торакка күчү” буффонадасы белән шатландырды.
Шулай ук Татарстанның милли мәдәниятен саклап “Тылсым” бию төркеме дә чыгыш ясады. Алар тамашачыларга “Зәк-зәк” биюен тәкъдим иттеләр.

ВМК факультетыннан “Sense” төркеме “Эх, лихая!” биюен курсәтте.
Биолглар сугыш тематикасын сайлап, “Коммандос” композициясен куйдылар.
Шулай ук әлеге кичәдә химик факультетыннан Эльвира Иванова Көнчыгышны өйрәнү институтыннан Динара Тимергалиева, Ксения Топорова чыгыш ясады, ВМК факультеты джаз-блюз стиленда “Гитарный баттл” – дип исемләнгән инструменталь композиция күрсәтте, бу чыгышның үзенчәлеге – шул факультет деканының чыгышта катнашуы иде.

“Рама” дуэтының “Циферблат” дип исемләнгән оригиналь чыгышы кичәне тәмамлады.
Чыгышлар арасындагы тәнәфесчекләрдә мәхәббәт турындагы күренешләр тамашачы күзен шатландырды. Шулай ук алып баручы фәрештә белән газраил дә һәрбер кешенең күңеленә хуш килделәр.

Беренче курс студентлары традицион антны укыдылар. Аларны студентлар рәтенә керүләре белән проректор Ариф Межведилов котлады.
ВТБ банкы бүләк иткән “Яхшы кешеләрнең тормыш юлы” дип исемләнгән 100 китаптан торган комплект – кичәнең сюрпризы булды.
Әлеге бәйгедә беренче урынны экономика һәм ВМК факультеты бүлеште, химия факультеты икенче, ә татар теле факультеты өченче урынны яулады. Актив катнашканнары өчен физфак махсус бүләккә лаек булды. Барлык студентлар да концерттан кәнәгать калдылар һәм янәдән шушы дус залда очрашу теләге белән таралаштылар.
